Спорт

Котлыйбыз!

Күптән түгел Нефтекама шәһәрендә ир-егетләр арасында “Башкортстан батыры” республика фестиваль-конкурсы үтте. Анда район данын яклап, Фәнзил Яһудин, Айрат Зарипов, Алмаз Мостафин катнашты.

Айрат Зарипов (Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпнең физкультура укытучысы) йөгерү буенча – беренче, урыннан сикерү буенча икенче урынны алып, Почет грамотасына һәм медальгә лаек булды.

Фәнзил Яһудин (1нче гимназиянең физкультура укытучысы) урыннан сикерү, гер күтәрү, кәрзингә туп ыргыту, турникта күтәрелү, дартс төрләре буенча уңышлы чыгыш ясап, шәхси беренчелектә III урынны яулады һәм Почет грамотасы, медаль, кубок белән бүләкләнде.