Спорт

Тамырлары белән илешле

Спорт мастерына кандидат

Илеш җире гомер бүләк иткән кешеләр, кайда гына яшәсәләр, эшләсәләр, укысалар да, туган төягебезнең традициясенә тугры булып кала беләләр – тырышлык күрсәтеп, югары үрләр яулыйлар һәм район данын арттыралар. Спорт мастерлыгына кандидат А.Минәҗева – шуларның бер вәкиле.

Алсуның балалык еллары Кадер авылы белән бәйле. Биредә ул башлангыч (1-4 сыйныфлар) белем ала. Шушы чорда ук күңелендә спортка карата сөю уяна. Арытаба район үзәгендәге 4нче урта мәктәптә укый башлагач, икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү түгәрәгендә шөгыльләнә башлый. Әни-әтисе белән Уфа шәһәренә күченеп киткәч тә, спортны ташламый – укудан соң буш вакытларында республиканың каноэ һәм байдаркада ишү буенча махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә (тренерлары – В.Егорова, Н.Волков) йөри һәм спортның олимпиа төре булган ишү слаломы белән шөгыльләнә. Сөенечле, ул агымдагы елда БР җыелма командасы сос-тавында әлеге спорт төре буенча 4 тапкыр Бөтенрусия ярышларында катнаша һәм 5 тапкыр призлы урын яулый.

Алсуга беренче җиңүне Алтай Республикасында Русия беренчелегенә 17 яшькә кадәр спортчылар арасында үткән ярыш (28 июнь-3 июль) китерә. Ул киеренке бәйгедә: каноэда команда ярышында – беренче, шәхси узышта – икенче, ә 15-26 август көннәрендә Новгород өлкәсенең Окуловка шәһәрендә бер үк вакытта өч – 19 һәм 24 яшькә кадәрлеләр арасында – Русия беренчелегенә һәм Русия чемпионатында шушы ук спорт төрендә команда ярышында икенче урын яулый. Шулай итеп, илешле А.Минәҗева БР спортчылары уңышларына зур өлешен кертә. Нәтиҗәдә, җыелма команда комплекслы зачетта 1, 2, 3 урыннарга лаек була. Сәламәт яшәү рәвешенә, спортка сөю тәрбияләгәннәре, беренче күнекмәләргә яхшы өйрәткәннәре, тиешле белем биргәннәре өчен Кадер, Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпләренең укытучылар коллективларына, икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерларына зур рәхмәтле якташыбыз, Уфа шәһәренең 14нче урта мәктәпнең 8 сыйныф укучысы, уку отличнигы Алсу Минәҗева.

Рәмзия Сабирҗанова.