Спорт

Спорт

Халык активлыгы белән

Районда ел саен  оешма-предприятиеләр, учреж-дение хезмәткәрләре катнашлыгында чаңгы фестивале оештыру матур традициягә әйләнде. Узган елның 14 декабрендә  Югары Яркәйдәге “Кара юрга” ат-спорт комплексы янында урнашкан чаңгы трассасында яңа сезонны ачуга багышланган ярышлар үтеп, буран булу сәбәпле, 39 кеше генә килгән иде.


Подробнее...

Егетләр хоккей уйный

Районыбызда спортны үстерү максаты белән хәтсез чаралар башкарыла. Шул рәвешле, Югары Яркәйдәге беренче һәм икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре уңышлы эшләп килә. Биредә шөгыльләнгән укучылар төрле спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар яулыйлар, хәтта чемпион исемен йөртүчеләр дә бихисап.


Подробнее...

Чаңгыда иң җитезләр билгеләнде

Узган шимбәдә “Кара юрга” ат-спорт комплексы янындагы чаңгы трассасына 11 учреждениедән 39 кеше чаңгы ярышында - агымдагы сезонны ачуга багышланган бәйгедә катнашты. Нәтиҗәләргә килгәндә, хатын-кызлар арасында җиңүче исеменә Гөлшат Закирова (“Илеш районы халкын социаль хезмәтләндерүнең комплекслы үзәге» ДБУ) лаек булды. Ләйсән Гәрәева (район Пенсия фонды идарәсе) белән Гөлнара Мәгәнабиева (үзәкләштерелгән район китапханәсе) икенче–өченче урыннарны бүлеште. Ә инде ир-егетләрдән Кәүсәр Сәетовка (балалар иҗат үзәге) тиңләшүче булмады.

Гөлназ Тимерханова.



Спорт: йөзү бассейны ачылуга – 10 ел

Максатларына тугры калып

Котлыйбыз!

Шушы көннәрдә Күгәрчен районында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы беренчелегенә 1999-2000 елгы егетләр һәм кызлар арасында 4х50 м эстафеталы дистанциядә йөзү буенча ярыш үтте. Составында Динара Исламова, Айнур Мусин (Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәп укучылары), Булат Миңнеханов, Таңсылу Камалованы (Югары Яркәйдәге беренче гимназия) берләштерелгән Илеш җыелма командасы катнашып, чемпион исеменә лаек булды.

Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта, көч-куәт өсти, ихтыярны чынык-тыра. Гомумән, районда физкультура белән яше дә, карты да теләп шөгыльләнә. Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе - йөзү бассейны булуы гына да ни тора! Хәтта күрше районнардан килеп, биредәге уңайлыкларга кызыгып китәләр, дусларча очрашуларда-ярышлар-да даими катнашалар. Кечесеннән алып олысына кадәр биредә рәхәтләнеп суда йөзә, тренажерлар залына йөри. Йөзәргә килүчеләрнең күп булуы - куанычлы күренеш.


Подробнее...

Алар - безнең горурлык

Күпләрнең яраткан урынына әйләнгән йөзү бассейны 10 ел дәвамында укучыларны бу спорт төре серләренә, алымнарына өйрәтеп, оста йөзүчеләр тәрбияләүгә үз өлешен кертте. Бүгенге көндә дә балаларны савыктыру, бу-лачак спортчылар әзерләү максатында эшчәнлегебез-не планга ярашлы оешты-рырга тырышабыз. Шунысы куанычлы, безнең түгә-рәкләрдә шөгыльләнүче укучылар яхшы күрсәт-кечләргә ирешеп, район данын яклый, республика ярышларында уңышлы чыгыш ясый. Араларыннан Эльвина Каршиева, Радмир Исхаков, Муса Мөхәммәдиев, Динара Гарифул-лина безнең горурлыгыбыз булып торалар.

Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Э.Каршие-ва ДЮСШ-2дә 2004 елдан башлап йөри. Ул тәҗрибәле укытучы-тренер Раушания Яппарова кул астында шөгыльләнеп, төрле бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Бүгенге көндә II разрядлы йөзүче булса, киләчәктә спорт мастерлыгына кандидат булу теләге белән янып яши.

Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәпнең 10 сый-ныф укучысы Р.Исхаков 2006 елдан әлеге спорт төренә бар күңелен биреп, занятиеләргә (тренеры -Р.Миңнекәева) зур теләк белән йөри. Ул сәләматлекләре чикләнгәннәр арасында оештырылучы ярышларда катнашып, гел призлы урыннар яулый. Яшь спортчы республика, Русия күләмендәге бәйгедә дә чыгыш ясап, яхшы йөзүче икәнен раслады.

Әлеге белем бирү учреждениесеннән10 сыйныф укучысы Муса Мөхәммәдиев та - сыната торган-нардан түгел. Бүгенге көндә II разрядка ия спортчы гел алга омтылып, яңа җиңүләргә ирешергә дәртләнеп, бассейнның йөзүчеләр түгәрәгендә 2006 елдан алып шөгыльләнә (Р.Миңнекәева ).

Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Динара Гарифуллина үз эшенә бирелгән укытучы-тренер Зилира Зиннә-туллина җитәкләгән түгә-рәккә йөреп, узган елда гына йөзү күнекмәләренә өйрә-нә башлавына карамас-тан, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Беренче яшүсмер раз-рядына ия йөзүче алдагы бәйгеләрдә пьедесталның югары баскычына менәр әле, дигән ышаныч уята.

Рәфидә Миңнекәева,

Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары.


Страница 2 из 12