Спорт

Якташыбыз истәлегенә турнир

Узган атнада Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, Дүртөйле,   шәһәрләре, Илеш, Бакалы, Шаран, Чакмагыш, ТРның Актаныш районнары командалары катнашлыгында 1986-1993 елларда Илеш катнашазык заводы директоры булып эшләгән билгеле спортчы Фәрит Мәрвәровның якты истәлегенә багышланган  волейбол буенча бишенче турнир  уздырылды.  Аның нәтиҗәләре  буенча  Нефтекама-беренче, Дүртөйле һәм Туймазы шәһәрләре спортчылары икенче һәм өченче урыннарны  яулады. Яшүсмерләрнең аерым турнирында  Актаныш районы – беренче, Бакалы – икенче, Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәк-тәп укучылары өченче урынга чыкты.

Өлкәннәр бәйгесендә  райондашыбыз - Р.Садый-ков, яшүсмерләр арасында А.Сәфиуллин “яхшы сакчы” исемен  яулады.

 Ярыш муниципаль район хакимияте, Ф.Мәрвәровның туганнары, “Урожай” ширкәте, “Илишмолоко” МУП ярдәме белән оештырылды. Җиңүчеләргә кубоклар, Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


Олимпия уеннары – “Сочи-2014”

Иң дәвамлы эстафета

Олимпия уты “Сочи-2014” эстафетасы 123 көн дәвамында илнең халык яшәгән 2900 авыл-шәһәрләре аша үтә. Утны 14 мең факелчы күтәреп алып барачак һәм ул 65 мең чакрымнан артык, шул исәптән автомобильләрдә, поездларда, самолетларда, хәтта урыс тройкасында, боланнарында юл үтәчәк. Утны Русиядә 130 миллионга якын кеше күрә алачак.


Подробнее...

Хоккей – кыюлар уены

Чын ир-егетләр уены - хоккей районда киң таралу алды. Бу җәһәттән 18 хоккей тартмасы булдырылып, балалар һәм яшүсмерләргә әлеге спорт төрендә чыныгырга, камилләшергә мөмкинлекләр бар.

Иске Кыргыз урта мәктәбе янындагы хоккей тартмасы күпләрне үзенә җыя. Яңа Аю авылында туып-үскән, бүгенге көндә гаиләләре белән Уфа шәһәрендә яшәүче Фәвәдис Фазуллин (“Уфа-Газ” җәмгыятенең  ремонт-авария хезмәте начальнигы) белән Марс Әхкямов (“БашНИПИнефть” җәмгыятенең участок начальнигы), Илшат Әсләмов (Ябалак авылыннан шәхси эшкуар) инициативасы, спонсорлык ярдәме белән тергезелгән әлеге уен һәрвакыт яхшы оештырылып, активлык белән үтә. Шушы көннәрдә монда Йонны төп, Иске Кыргыз, Ябалак урта мәктәпләре командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Суык һава торышы спортчыларны да, җанатарларны да куркыта алмады. Беренчеләре җиңү өчен көрәшсә, икенчеләре аларга көч биреп торды. Бәйге җиңүчеләрсез булмый дигәндәй, аның нәтиҗәләре буенча Йонны төп мәктәбе укучылары беренчелекне яуласа, икенче-өченче урыннарны Иске Кыргыз һәм Ябалак хоккейчылары бүлеште. Барлык катнашучыларга ме-дальләр, кубоклар тапшырылды.

Ильфира  Нигъмәтуллина.


Котлыйбыз!

Күптән түгел Уфа шәһәрендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  шәһәренең 30нчы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә йөзү буенча ярышлар үтте. Анда тренер-преподавательләре Зилира Зиннәтуллина җитәкчелегендә икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты.

50 м озынлыкта ирекле йөзү стиле буенча Юлия Абдуллина (2001-2002 елгылар арасында) - өченче, 200 м брасс стилендә - икенче; 100 м дистанциядә аркада йөзүдә - Сабина Мөхиярова - өченче; 50 м дистанциядә ирекле йөзү стилендә Ленара Зарипова (2003-2004) - өченче, брасс стилендә 50 м дистанциядә беренче урын алды. Җиңүчеләр Почет грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.


Районда - зона ярышлары

Район җирлегендә мәгариф хезмәткәрләренең республика “Сәламәтлек” спартакиадасы, торак-коммуналь хуҗалыгы, халыкны социаль хезмәтләндерү дәүләт учреждениесе хезмәткәрләренең чаңгы буенча республика зона ярышлары үтте. Аларның Илештә узуы бер дә очраклы түгел, чөнки бездә ныклы спорт базасы булдырылган. “Кара юрга” ат-спорт комплексы янында урнашкан чаңгы трассасы күпләрне үзенә җәлеп итә.


Подробнее...

Страница 5 из 12