Спорт

Районда – велоспорт бәйгесе

Узган якшәмбедә 1998-1999, 2000 елда туган яшүсмерләр арасында вело-спорт критериум узышы буенча БР Беренчелегенә ярыш Илеш җирлегендә уздырылды. Бу бәйгенең бездә оештырылуы бер дә очраклы түгел. Ни өчен дигәндә, велоспортны популярлаштыру, әлеге спорт төре буенча шөгыльләнергә күбрәк халыкны җәлеп итү максатында Югары Яркәйдәге бе-ренче балалар һәм яш-үсмерләр спорт мәктәбе базасында велоспорт секциясе эшләп килә, анда 15 укучы шөгыльлә-нә. Алар укытучы-тре-нерлары Миңневәли Рахманголов, Рушан Шә-рәфетдинов, Инсира Шәйхетдинова кул ас-тында спортның әлеге төре серләренә өйрәнә.


Подробнее...

Спорт

Булачак спорт йолдызларын тәрбияләү максатында

Күптән түгел Уфа шәһәрендә БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының коллегиясе үтеп, анда 2012 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Шунысы куанычлы, “Күләмлек һәм осталык” дип исемләнгән физкультура-спорт эшен иң яхшы оештыру буенча республика смотр-конкурсы уздырылып, анда БРның 42 муниципаль берәмлеге (район үзәге белән авыл биләмәләре) арасында Илеш районы беренче урынга ия булды һәм  Диплом, кубок белән бүләкләнде.


Подробнее...

Хоккей – көчлеләр уены

Хоккей – спортның иң катлаулы төрләренең берсе. Аңа көч һәм җитезлек, тизлек, килеп туган хәлгә күз ачып йомган арада бәя бирә белү сәләте кирәк.

Үткән шимбәдә Иске Кыргыз урта мәктәбе янындагы боз мәйданчыгы шау-гөр килеп торды. Биредә хоккей сөюче Рүзил Хәбетдинов истәлегенә авылның яшүсмерләре һәм өл-кәннәре җыелма командалары арасында бу спорт төре буенча турнир үтте. Аны  белем учагы учреждениесе коллективы оештырып, Хәким Шәмсиев, Марс Әхкямов, Фәвәдис Фазуллин, Илшат Әсләмов спонсорлык ярдәме күрсәтте. Уен исәбе  12:7 булып, өлкәннәр җыелма командасы җиңү яулады һәм аларга Почет грамоталары тапшырылды.

Бу көнне спортчыларны мәктәп ашнакчысы Фәнирә Муллаянова белән аш-су остасы Альбина Нәбиуллина тәмле пылау белән сыйлады.


Безнекеләр сынатмады

Җиңүче команда

Күптән түгел Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен-дә  волейбол буенча турнир үтте. Анда   Дүртөйле шәһәреннән, Илеш, ТРның Актаныш районнарыннан1996-1997, 2000-2001, 2002-2003  елгы кызлардан торган  6 команда көч сынашты. Ярышлар нәтиҗәсе буенча беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе-беренче (1996-1997), Дүртөйле һәм Актаныш районнары кызлары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.  Шулай ук 2000-2001 елгылар арасында беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе  командасы –беренче, Актаныш районы - икенче,  Дүртөйле шәһәре командасы өченче урынны яулады.  Җиңүче  командаларга кубоклар, Почет грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы спорт чарасын уздыруда  материаль ярдәм күрсәткән “Илишмолоко” МУП директоры А.Гыйлемхановка рәхмәтле.


Подробнее...

Осталар җиңү яулады

Халыкара хатын-кызлар көне һәм “Маяк”ның элекке мөхәррире Э.Г.Каһировның 75 яшьлек юбилее уңаеннан Югары Яркәйдәге 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында район попечительлек советы рәисе Х.Г.Узаманов инициативасы белән шашка буенча турнир үткәрелде. Бәйгедә 14 спортчы катнашты. 13 мөмкинлектән 11 очко алып, беренче урынны район үзәгеннән Хәмит Узаманов яулады. Йонны авылыннан Назыйф Вәлиев – икенче, Югары Яркәйдән хезмәт ветераны Вәзыйх Муллаянов белән Дөмәйдән Альмир Нәбиуллин өченче-дүртенче урыннарны бүлеште. Призерларга акчалата бүләкләр, Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Иң өлкән (Назыйф Арсланов), иң яшь (Альмир Нәбиуллин) спортчыга истәлекле бүләк, Мактау грамотасы бирелде.


Подробнее...

Страница 4 из 12