Культура

Башкорт-татар дуслыгы

Иҗатыбыз – халык өчен

Шагыйрь дөньяга маңгай күзе белән карамый, тормышны, яшәешне бөтен барлыгында күңел күзе белән күреп, йөрәге аша кичерә, әйтер фикерен тормыш таләп иткәнчә, бер җөмләгә сыйдыра. Чын шигырь, чын шагыйрь әнә шулай туа. Сүз дә юк, һәр укучының - үз зәвыгы, ә зәвык турында, кем әйтмешли, бәхәсләшмиләр.

Зәвык турында сүз генә  алып барырга  мөмкин. Әдәби зәвыкны тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана, диләр. Дөресрәге, Әлифбадан, Туган телдән башлана. Тормышчанлык шуннан килә. Әлбәттә, осталык та.

Әле генә үзенең 25 еллыгын билгеләгән Дүртөйледәге -  “Дулкын” һәм Илештәге “Илһам” әдәби-музыкаль клублары аралашып, берлектә эшли. Анда йөрүчеләргә җаваплы бурыч йөкләтелгән: милләттәшләребезнең әдәби зәвыгын тәрбияләү. Халык шагыйрьләрсез яши алмый, шагыйрьләрсез халык корыган агачка тиң. Әдәби клубларга йөрүчеләр - табигатькә, җиргә, хезмәткә, авыл мохитенә фанатларча гашыйк булган, туган җирнең  язмышын кайгыртып яши торган шигъри җанлы, гамьле кешеләр. Нинди генә жанрда язылмасын, һәрбер жанрның нигезендә милли моң – шигырь ятадыр, дип уйлыйм. Шунсыз халыкчанлыкка ирешеп булмый.

Бездә шигъриятнең асылы милли моң икәнен аңлаган шагыйрьләр күп. Дүртөйледән Гөлнара Мәхиянова, Светлана Васикова, Әминә Ибраһимова, Таһир Якупов, Клара Вәлиева, Венер Фәттахов һәм Илештән Зәлифә Кашапова, Венера Мәҗитова, Әнисә Саттарова, Гүзәлия Фәйзуллина, Ләйсән Шәйбәкова иҗатына укучы битараф түгелдер.

Яшь буынны яңача тәрбияләү, әхлакны савыктыру, үстерү - бүген безнең төп бурыч. Бу - гаять катлаулы, авыр эш.

Әйткәнемчә, һәр милләт үз-үзен саклап калсын өчен, аның иҗади көчләрен үстерергә, мәдәниятен сакларга кирәк. Иҗади көчләр артсын, яңа исемнәр барлыкка килсен, алар халыкка хезмәт итсен өчен, үз дөньяң киңлекләреннән чыгып, күрше республикадагы милләттәшләрең белән дә аралашу мотлак. Аралашу күңел офыгын киңәйтеп, уйлау  даирәсен тирәнәйтә, яңа фикерләргә этәреш бирә. Шуны истә тотып, узган елның декабрендә “Илһам” һәм “Дулкын” клублары әгъзаларыннан торган бер төркем Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге булган “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсенә сәяхәт кылды. Иҗади очрашу тәүдә якташыбыз, язучы Зифа Кадыйрова дачасында башланып, арытаба шәһәр китапханәсендә дәвам итте. Бу ике як өчен дә онытылмаслык вакыйга, күңелләрне сафландыра, шатландыра торган югары дәрәҗәдәге очрашу булды. Анда без иҗат серләребезне бүлештек, шигырьләр тыңлап, әдәби иншалауның барлык атрибутларын искә төшердек. Җырчы кызларыбыз Р.Мостафина белән С.Васикованың милли җирлектә җырлый алуларына сокландык. Милли моң – милләтебезнең нигезе, төп хәзинәсе, башка милләтләрдә кабатланмый торган үзенчәлеге, байлыгы икәнлеген, аны сакларга кирәклеген күңелләребез белән янә аңладык. “Дуслар җыелган җирдә” дип аталган әлеге очрашуның икенче мәгънәсе дә сөендерде безне.  Ике республиканың – татар һәм башкорт халкы дуслыгының ачык мисалы булды безнең сәяхәт. Җитәкчебез, район үзәкләштерелгән китапханәсенең  уку залы мөдире Клара Хәсәнҗан кызы Хәлиуллина: “Ике республиканың иҗади көчләре очрашуы үзара дуслыкны ныгытачак, дуслык кадерен арттырачак”, - диде килүебезнең максатын аңлатып. Әлбәттә, берләшеп, көчәябез генә. “Дуслык күпере”н гел яңартып торсак, очрашып, аралашып яшәсәк, сүз дә юк, отылмабыз. “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина да безгә рәхмәтләрен белдереп: “Дуслык, аралашу үзебезне саклау өчен кирәк, ике республиканың үзара дуслыгына мәдхия җырлау язык булмас”, - диде. Шуңа инандым: бүгенге иҗатчыларыбыз үз әләмнәренә: “Әйдә, халыкка хезмәткә” дигән мәгълүм әйтемне язганнар икән, димәк, һәр ике як баштан ук үз юлларын дөрес сайлаган. Шигъри йөрәкле, хискә-моңга бай егетләр, кызлар күп Яр Чаллыда. Р.Зарипов, З.Кадыйрова, С.Якупова, Р.Гарифуллина, М.Мирза, Ф.Мөслимова, Ә.Ситдыйкова телнең тәмен тоеп, кадерен белеп язалар. Барысы да - берничә китап авторы, күбесе - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аларга сокланмау мөмкин түгел! Юк, шигъриятебезнең йөрәге -  сау, җәмгыятебезнең бүгенге хәле вакытлы авыру гына, дип юанып куясың. Иҗатларын яратып, кунакчыллыкларына сокланып, еш күрешеп торырга сүз куешып, Дүртөйледә очрашырга кул кысышып кайттык без Яр Чаллыдан. Кабатлаудан дога искерми дигәндәй, безнең уртак максатыбыз булып, дөресен һәм кыска итеп язу, милләтебезнең зәвыгын үстерү, рухиятен баету тора. Шулай булгач, киләсе очрашуларга кадәр, хөрмәтле кардәшләр!

Тукайлар, Бабичлар биеклеген, бөеклеген саклау - безнең җаваплылыкта һәм республикабыз районнарындагы иҗатташларыбызның төп бурычы. Үз телебездә сөйләшеп, үз телебездә иҗат итик. Үзебезнең изге йолаларыбызны пычратып, үзебезгә үзебез гөнаһ ясамыйк. Бу таләп яшенә дә, картына да тигез кагыла. Гомер бакый шагыйрьләребез акыллы, үрнәкле, әйдәүче көч булган. Шулай булып калсак иде, иншаллаһ.

Рафаил Хафизов,

РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы.

Дүртөйле шәһәре.