Яшь артистлар бәйрәме
Район балалар сәнгать мәктәбендә бүгенге көндә хореография, фортепиано, хор бүлекләрендә, баян, тынлы уен кораллары, сынлы сәнгать классларында 309 бала белем ала. Ел дәвамында алган белемнәрен кызлар-егетләр төрле республика, зона, район конкурс-фестивальләрендә күрсәтеп, зур җиңүләргә ирешәләр.
Бу уңышлар, Яңа елга багышланып, мәктәпнең актовый залында үткән отчет концертында да чагылыш тапты. Ул 21 номердан торып, сәнгать мәктәбе директоры Л.Габдуллина һәм укытучылар – Л.Таҗиева, З.Шәрипова, Ч.Хирәҗева, Г.Хөснетдинова, Р.Абдуллин, Р.Ногъманов, В.Закиров, И.Камалетдинова, А.Фаязова, С.Шәрифуллин, И.Хәйбрахманов, Р.Мифтахова төркемендә шөгыльләнүче укучыларның чыгышлары җылы кабул ителде, тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде.
Гөлназ Хафизова.