Культура

Бүген – Халыкара музыка көне

Яшәүгә - ямь, күңелгә дәрт өсти

ЮНЕСКО карары буенча 1975 елдан башлап 1 октябрь, Халыкара музыка көне буларак, билгеләнә башлый. Аны оештырып җибәрүдә композитор Дмитрий Шостакович инициаторларның берсе була. Шул рәвешле, ул бөтен дөньяда зур концерт программалары белән билгеләнеп, анда танылган артистлар, сәнгать коллективлары актив катнаша. Бу көнне Бөтендөнья мәдәнияте хәзинәсенә кергән әсәрләр яңгырый.

“Кешене гомер агышы дәвамында музыка озата бара… Ансыз кеше яшәешен күз алдына китерү дә авыр. Музыкасыз ул тонык, ярлы, тулы булмас иде”,- дигән Д.Шостакович. Әйе, бу сүзләрдә хаклык ярылып ята, чөнки зур көчкә ия булган музыка үзенең моңы аша йөрәккә үтеп кереп, кешене яңа кичерешләр диңгезендә йөзәргә, уйланырга мәҗбүр итә. Күп композиторлар үзләренең күңелендә кайнашкан хис-тойгыларны аның аша аңлатырга, җиткерергә тырышкан. Гомумән, дөньяда аңа битараф кеше юк. Димәк, музыка беркайчан да “картаймаячак”, киресенчә, кешелек белән бергә яшәячәк.

Үзенең 45 еллык тарихы булган район балалар сәнгать мәктәбе коллективы да һәр елны Халыкара музыка көнен билгеләп, төрле бүлекләрдә шөгыльләнүчеләр катнашлыгында лекцияләр, концертлар оештыра. 2013-2014 уку елында 309 укучы музыкаль башкару серләренә өйрәнә. Алар белән 32 преподаватель шөгыльләнеп, үз осталыгын бүлешә. Белем бирү процессыннан тыш, концерт эшчәнлеге дә алып барыла. Моның нәтиҗәсе була-рак, преподавательләр һәм мәктәбебез укучылары үзебездә һәм районда үткәрелгән бер генә чаралардан да читтә калмый. Ул гына да түгел, коллектив Халыкара, республика, зона, район конкурс-фестивальләрендә даими катнаша һәм дипломант, лауреат исемнәрен яулый. Иң сөенечлесе, әлеге вакытта учреждениенең 31 чыгарылыш укучысы республикадагы һәм аннан читтәге үзебезнең юнәлештәге урта махсус, югары уку йортларында белем алуларын дәвам итә.

Хезмәттәшләремне, барлык көй-моң яратучыларны Халыкара музыка көне белән ихлас котлыйм һәм аның һәркемнең тормышының аерылгысыз өлеше булуын, авыр минутларда яшәешен тулыландырып, шатлык өләшүен, йөрәк түрендә яңгырап торуын, рух, көч өстәвен телим.

Ирина Камалетдинова,

балалар сәнгать мәктәбенең теоретик бүлекчәсе мөдире.