Культура

Чараларда

Якташыбызны хөрмәтләп

 Район балалар  китапханәсенә килеп керсәң, иң түрдә агачтан сырлап-нәкышләп эшләнгән киштәләрдә бихисап китаплары белән якташыбыз, күренекле шагыйрь һәм сәясмән Роберт Миңнуллинның фоторәсеме каршы ала. Әйе, “Роберт” клубы хәтсез еллар инде бернинди авырлыкларга карамый, уңышлы эшләп килә. Клубны эшләтүче һәм яшәтүче – китапханәчеләр булса, иң зур ярдәмчесе, яшәү ялкынына ут өстәүчесе, алга әйдәүчесе – шагыйребез Роберт Миңнуллин.

Биредә аның тормыш юлыннан, гаилә архивыннан алынган фоторәсемнәр белән беррәттән, шагыйрьнең 4 дистә ел туплаган китаплары урын алган. Алар арасында үз җыентыклары, соңгы елларда басылып чыккан публицистик әсәрләре, күренекле шәхесләр тарафыннан үзенә бүләк ителгән (500дән артык) автографлы китаплар да бар. Гомумән, китапханәгә 8 мең данәдән артык бай хәзинә – мирасны бүләк иткән ул.

Шагыйребезнең исемен йөрткән “Роберт” клубына күптән түгел 15 яшь тулды. Әлбәттә, бу җәһәттән шундый шатлыкны уртаклашырга - очрашуга Р.Миңнуллин үзе дә кайтты. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәбенең 3 А сыйныф укучылары һәм 9 Б дан  Ю.Янгирова (җитәкчеләре -Р.Хуҗина, Э.Миңнеголова) матур итеп алып барса, Аккүз (И.Шакирҗанова), Этәй (Х.Галләмова), Югары Яркәйдәге  4нче урта мәктәпләр укучылары (китапханәче Н.Казыйханова) кечкенә тамаша әзерләгән иде. Аларның якташыбыз шигырьләрен сәнгатьле укулары, җырларын матур итеп башкарулары һәркем күңеленә хуш килде. Иштирәк авылы балалар бакчасыннан 5 яшьлек И.Гыйльметдиновның шигырь сөйләве, сәнгать мәктәбеннән А.Гамбәрова (Л.Таҗиева), хезмәт ветераны Ф.Еникеева башкаруындагы, Этәй урта мәктәбе укучыларының якташыбызга багышлап язылган җырлары бәйрәмгә аеруча ямь өстәде.

Очрашуга муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин, аның урынбасары Р.Галимов та килеп, якташыбызга, матур чара оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, изге теләкләрен җиткерделәр. Чарада шулай ук “Илһам” клубы әгъзалары, якташ шагыйрьләребез, бүген Дүртөйле шәһәрендә яшәүче И. Тимерханов һәм С.Васикова катнаштылар, шигъри күчтәнәчләрен укып ишеттерделәр.

Арытаба Р.Миңнуллин үз иҗатына багышланган - “Мин шигырь яратам” дип исемләнгән шигырь сөйләү һәм рәсем төшерү буенча “Каләм батырлары” конкурсларында җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды.

Әлеге кичәне балалар китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Н.Хәбибова эчтәлекле итеп алып барса, район мәдәният сарае хезмәткәрләре Ф.Яхин, А.Миңнеголов, Г.Габдуллин музыкаль яктан бизәде. Уфа педагогия колледжының 4нче курс талибе И.Шәрифуллин Р.Миңнуллин иҗатына багышланган күргәзмә-киштәләрне үзе ясаган иллюстрацияләре белән тагы да матурлаган иде.

Әйе, Татарстанның халык шагыйре, А.Алиш, М.Җәлил, Г.Тукай, Х.Андерсен ис. Халыкара премияләр лауреаты, якташыбыз иҗаты берчә сокландыра да, җырлары белән моңландыра да. Ша-гыйребезнең илһам чишмәләре ургылып торса, районыбыз исеме данланачагына шик юк. Уңышлар гына   юлдаш   булсын аңа!

Гөлназ Хафизова.