Культура

Район китапханәсендә

Каләмгә тугры калам

Каләм ияләре арасында ашыкмый гына, тыйнак кына иҗат дөньясына килеп, үзенә генә хас юл табучылар бар. Шуларның берсе - Базытамак авылында яшәүче Рита Солтанова.

Ул – Бөре дәүләт педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, башта - укытучы, соңрак республика басмаларында төрле вазифалар биләгән шәхес. Әмма шигъри җанлы якташыбыз күңел дәфтәрендәге иҗат җимешләрен саклап килеп, район, республика  гәзит-журналларында бастыра башлый. Бүгенге көндә исә ике китап авторы ул. “Сине генә яратып”,  “Көн җаны” шигырьләр җыентыклары - тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә икенче китабы буенча исем туе  үтеп, әдәбият, поэзия сөючеләрне үзенә җыйды. Биредә дуслары, авылдашлары, каләмдәшләре кичә  герое адресына тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Авылдашлары Рәмзия Халикова, Фәнә Сәхабетдинова, сыйныфташы Радик Хәбибуллин, Базытамак авыл мәдәният йорты директоры Зәнфирә Хөснетдинова  шигырь һәм җыр аша котлады. Иске Күктау авыл мәдәният йорты директоры Рәсидә Мостафина - җыр-моңнары, Базытамак урта мәктәбе укучыларының яттан шигырь укулары чара бизәге булды. Шулай ук Югары Яркәйдән хезмәт ветераннары, каләм осталары Фәния Гобәйдуллина, Әнисә Саттарова да күркәм чыгыш ясады.

Бәйрәм кичәсен район үзәк һәм Базытамак авыл китапханәләре китапханәчеләре Рәзинә Баянова белән Чулпан Әхиярова алып барды.

Ильфира Нигъмәтуллина.