Культура

Чараларда

Җырлы – моңлы туган якта - кунакта   

Иҗади көчләргә бай Илеш төбәге шигърияткә - Роберт Миңнуллин һәм Әхсән Баяновны, сәнгатькә җырчылардан Фәнүнә Сираҗетдинованы, Фәйрүзә Шәйдуллинаны, Дамира Сәетованы, композитор Мөдәрис Газетдиновны, күренекле гармунчылар Халит Фәтыйховны һәм Фирдүс Шәрәфетдиновны һ.б. бик күпләрне биргән. Алар арасында Ишкар мәктәбе  фатыйхасын алганнар да бар. Алар - Татарстанның халык шагыйре Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов (Әшмән), Башкортстанның халык артистлары Фәнүнә Хәниф кызы Сираҗетдинова (Ишкар), Фәйрүзә Динислам кызы Шәйдуллина (Лаяшты) һәм күренекле баянчы Халит Тимершәех улы Фәтыйхов (Кызыл Байрак) һәм барысы да бүген республиканың сәнгать күгендә балкыган йолдызлардан санала.

Концертлар, кызыклы кичәләр, очрашулар үткәрү традициясе Ишкарда күптәннән килә. Шул уңайдан яшь буында танылган авылдашлары белән горурлану хисе уяту максатында туган мәктәпләрендә Фәнүнә Сираҗетдинова, Лилия һәм  Халит Фәтыйховлар белән күңелле очрашу үтте. Анда артистлар мәктәп укучыларына үзләре турында бераз сөйләп, таныштырып, күңелгә үтеп керерлек җырларын, гармун моңнарын ишеттерделәр; мәктәп елларын сагынып, хатирәләргә бирелделәр.

-Укытучыларым игътибарлы, сәләтле булды, - дип искә алды балачагын Фәнүнә апа. - Башлангыч сыйныфлардан башлап, төрле кичәләрдә катнашып килдем. Уфаның 2нче музыка-педагогия училищесын уңышлы тә-мамлагач, Башкорт дәүләт филармониясенең хор капелласында эшли башладым. Репертуарыма нинди генә җыр кермәсен, аңа яңа бизәкләр өстәп, баетып, халык күңеленә өр-яңа әсәр кебек җиткерергә тырышам. 

Әйе, җыр-моң Фәнүнә апаның яшәү мәгънәсенә әйләнгән. Үзенчәлекле лирик-сопрано тавышы белән ул меңнәрчә тамашачыларның күңелен яулаган.

-Әти-әни миңа  бәләкәйдән Тула баянын алып бирде. Кышкы көннәрдә исә бәләкәй чанага шул баянны салып, фермага терлекчеләр янына барып, үзем белгән көйләрне уйнап, алар җырлаганны отып кайта идем. Ә аннары шул җырларны эчке бер сиземләү белән баянда өйрәнгәнмен, -  дип искә алды халык моңын кечкенәдән җаны-тәне белән тоеп, йөрәгенә салып үскән Халит Фәтыйхов.  - Башлангыч мәктәпне тәмамлагач,  Ишкар урта мәктәбендә укыдым. Әти-әни гастрольдә чакта аларның “Москвич”ында укырга йөр-
дем. Машина й
өртергә таныклыгым юк, әмма әтине барысы да белгәнлектән, “Тимершәех машинасын” туктатмадылар. Әллә кайларга барып, баянда уйнарга да,  концерт-бәйрәмнәрдә катнашырга да форсат бирде машина. Ундүрт – унбиш яшьлек чакта мине дәваханәгә салдылар. Шул дәвердә Илешкә Әлфия Авзалова баянчысыз гас-
трольг
ә килә. Әлеге хәәрне ишетеп, мине абый дәваханәдән «урлап» алып чыкты да, Әлфия Авзалова каршысына китереп бастырды. Шуннан алар белән җәй буе гастрольләрдә йөрдем. Инде аларга ияреп, Уфага китәм дигәндә, тагын дәваханәгә салдылар. Дәваланып чыгып, күпмедер вакыт йөргәч, Филүс Гәрәев бригадасы гастрольгә килде. Аның да баянчысы булмый. Атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфкать Шәрипов  мине аның янына алып барды. Туган якларымда шаулатып, концертлар куеп йөргәннән соң, Филүс Гәрәев белән Нәфкать Шәрипов мине үзләре белән филармониягә -Уфага алып киттеләр.

Шул көннән башлап, Х.Фәтыйхов зур сәнгать дөньясында кайный башлый. Кечкенәдән үк һәр хыялын, һәр теләген үзе тормышка ашырырга гәдәтләнгән  егеткә бу максатына ирешүгә дә юллар ачыла: Стәрлетамак мәдәният-агарту техникумына укырга керү дә, гармунчы Редик Фәсхетдиновтан профессиональ дәресләр алу да Халит абыйның талантын  үстерүгә,аның халык артисты булып танылыуына булышлык итә.

Бәхет тә урап үтми. Үзе кебек сәнгатькә гашыйк, хәтта бергәләп эшләрлек кызга өйләнәм дигәнен фә-рештәләр ишетеп торган, күрәсең. Лилиясе, Авыргазы районының Солтанморат авылы кызы - нәкъ шундый. Һәм ул кызга тәкъдим ясый. Тиздән яшьләр кавышып та куялар. Менә инде 35 ел алар  кулга-кул тотынышып, сәнгать дөньясында тамашачыларны сөендерә, яңадан-яңа иҗади үрләр яулый.

Кичәне матур итеп башлангыч сыйныфлар укытучысы Роза Ракыйпова алып барды. Башкортстанның халык артисты Ф.Сираҗетдинованың бертуган апасы, хезмәт ветераны Флизә Шәйдуллина, 4нче сыйныф укучылары һәм яшь талантлар А.Фәтхлисламова, Н.Мәрдәмшина, Лаяшты төп  мәктәбеннән Р.Фазлыева,  Э.Ризванова башкаруында моңлы җырлар бәйрәмгә ямь биреп, ишкарлыларның, гомумән, төбәк халкының җыр-моңга, биюгә, кыскасы, сәнгатькә гашыйк икәнен тагын бер кат раслады. 

Гөлназ Хафизова.

 

Гармун сайрый да, сайрый

Гармунчылар бәйгесендә - Илеш талантлары

Уен кораллары арасында иң тирән хис-тойгыларны җиткерә алырдай, көмеш телле гармунга җитәме соң?! Районда да бу халык инструменты осталары бар. Шуларны барлау, ачыклау, дәртләндереп җибәрү, бигрәк тә яшьләрне сәнгатькә җәлеп итү максатында муниципаль район хакимияте инициативасы белән якташыбыз, күренекле баянчы Халит Фәтыйхов исемендәге гармунчылар бәйгесе 2009 елдан башлангыч алып, бүгенгәчә яшәп килә. Ул быел өченче тапкыр оештырылды.

Конкурста район буенча барлыгы 170 кә якын кеше катнашып, һәрберсе үзенең җыр-моңнары белән тамашачы күңелен яуларга тырышты, сокландыргыч чыгышлар бүләк итте. Аның сайлап алу туры һәм концерты Базытамак авыл мәдәният йортында узып, анда Башкортстанның халык артисты, виртуоз баянчы Халит Фәтыйхов, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рубин Галимов, район мәдәният бүлеге начальнигы Галинур Әлимбәков, Базытамак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Мосабиров катнашты.

Гармунчылар аерым да, икешәрләп тә, трио һәм ансамбль составында да чыгыш ясадылар. Төрле уен кораллары –тальян, хромка, Саратов гармуннары, мандолина, кубыз, аккордеон моңнары кичәгә ямь өстәде. Татар, башкорт, урыс, мари көйләрен тыңлаганда башкаручыларның җырны, моңны яратуларына, уйнау осталыкларына, талантларына сокланып утырдык.

Конкурста яшьләрнең күп булуы да сөендерде. Балалар һәм өлкәннәр төркемгә бүленеп көч сынаштылар. Иң кече яшьтәге катнашучыларга 9 яшь булса, иң өлкәненә - Кадер авылыннан Рафаис Мослыховка – 86, Чияле - Әтәч-тән Гөллия Гайнетдиновага 82 яшь иде.

Район балалар сәнгать мәктәбе укы-тучылары һәм укучылары, Югары Яркәй, Ябалак, Исәмәт, Карабаш, Түбән Череккүл, Базытамак, Андреевка, Тыпый, Сүлте, Шәммәт, Иштирәк, Ишкар, Чияле-Әтәч, Рсай, Югары Манчар, Анач, Сәеткул, Ибраһим, Яңа Нәдер, Мари-Мәнәвез, Иске Татыш, Иске Кыргыз, Этәй, Кадер, Үрмәт авылларыннан, күрше Дүртөйле районының Исмаил, Семилетка поселыгыннан да баянчылар үзләренең музыкаль номерларын тәкъдим итте.

Югары Яркәйдән өч бертуган Баһмановларның, Түбән Череккүлдән 12 яшьлек Эмиль Шамратовның, Иб-раһимнан Йөзбикә Миңнебаеваның (71 яшь), Ябалактан (җитәкчеләре - Салават Шәрифуллин) һәм Иске Татыштан (Салават Валькаев) балаларның - баянчылар, Иске Кыргыздан (Ринат Мәҗитов), Карабаштан (Резида Мәрдәнова) халык инструментлары ансамбльләре чыгышлары аеруча көчле алкышларга күмелде. Әйтергә кирәк, һәр катнашучы моң иленә алып керде. Хатын-кызлар да  - Ябалактан Алина Григорьева (17 яшьлек), Сүлтедән Венера Гобәева (52), Исәмәттән Рәмзилә Насертдинова (53) өздереп гармунда уйнап, матур җыр башкарып, осталыкларын күрсәтте. Сәеткулдан Марат Фәтхетдиновның (61) авыз гармунында уйнавы беркемне дә битараф калдырмады.

Бәйгене йомгаклап, кичә кунагы Халит Шәех улы һәр катнашучыга Дипломнар тапшырды. Ул үз чыгышында: “Гармун бәйрәмен шатланып, якташларым белән горурланып кабул иттем. Илешлеләрнең моң яратулары, аны күңелләре, йөрәкләре аша үткәреп, башкаларга оста җиткерә алулары куандырды. Балаларның сәнгатьне якын күреп, музыкант булырга, сәхнәгә омтылулары сөенечле күренеш булды. Шуны да билгеләргә кирәк, конкурсантлар елдан-ел яхшырак әзерлек белән килә, камилләшә бара. Бу бәйгенең киләчәге бар, дип уйлыйм. Гармун бәйрәмнәре сүнмәсен, яшәрә барсын, гомерле булсын”, - диде.

Ә нәтиҗәләргә килгәндә, аларга  район Сабантуенда йомгак ясалып, җиңүчеләр тәбрикләнәчәк һәм Гала-концерт үтәчәк.

Ильфира Нигъмәтуллина.

 

Илештә - «Дан минуты»

Илеш сәләтле балаларга бик бай. Аларның талантын үстерү өчен районыбызда төрле түгәрәкләр эшли, конкурслар үткәрелә. Күптән түгел «Яшьләр үзәге” МАУда  «Дан минуты» дип исемләнгән чара оештырылды.  Бирегә үз талантларын күрсәтергә төрле яшьтәге “артист”лар килде. Дусларының, тиңдәшләренең чыгышларын карау, рухландырып, дәртләндереп тору, гомумән, күңелле ял итү өчен  залга бик күп тамашачылар җыелган иде.

Моңлы җырлар, заманча биюләр, уен-көлке бер-берсе белән үрелеп барды. Резеда Мусина (Бишкурай), Илдар Фәтхуллин (86нчы һөнәри лицей),  Диана Нәгыймова, Сабина Мөхиярова,  “Ике ярым” дуэты (Аделина Гафурова, Алсу Мөхсинова) һәм гитарада уйнап, Айдар Минһаҗев (Югары Яркәй) башкаруында моңлы җырлар күңелләрне дәртләндереп җибәрде.

Вадим Инсаповның (Иштирәк) баянда попурри уйнавы, Ралина Янгированың (Кадер) башкорт халык биюе, «Скрипичный ключ» кечкенәләр бию ансамбле (Югары Яркәй, җитәкчесе - А.Кәрамова), «Фристайл» бию ансамбленең (Бишкурай, Г.Ильясова) заманча биюләре җылы кабул ителде. Жонглерчы Данияр Шәриповның (Иштирәк), битбокс жанрын күрсәтүче  Альберт Гыйльметдинов (Югары Яркәй) чыгышлары искиткеч матур булды.

Тамашачыларның иң көтеп алганы, әлбәттә, Аккүз авылыннан фокус күрсәтүче Фәйзулла Мерганов булгандыр. Ул үзенең чыгышлары һәм трюклары белән хәйран калдырды. Мәсәлән, киселгән җепне авызында ялгады, үткен пычакта, ватылган пыялада басып торды. Хәтта шул пыялада яткан килеш аның өстеннән  мотоцикл белән дә үттеләр. Менә, ичмасам, Фәйзулла абый – феномен кеше!

Конкурсны Рима Искужина һәм аның ярдәмчеләре - «Илеш - бергә» КВН командасы (Рада Нурлыгаянова, Альберт Гыйльметдинов, Рузана Хәбертдинова, Роман Шәйнуров, Альмир Хәертдинов, Радим Фәррахов) кызыклы, эчтәлекле итеп алып барды. Тамашачылар да тик кенә утырмады - алар алып баручылар әзерләгән  автомобиль (уенчык) оту уенында катнаштылар. Сәхнәнең, тамашачылар залының матур бизәлеше ял минутларын тагын да ямьләп җибәрде.

Нәтиҗәләр буенча беренчелекне – Данияр Шәрипов, икенче – Диана Нәгыймова, өченче урынны Айдар Минһаҗев яулады. Ә «Гран-при»га Альберт Гыйльметдинов ия булып, Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән мәртәбәләнде. Калган катнашучы яшь талантлар төрле номинацияләрдә Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Конкурс эчтәлекле, репертуарга бай булды. Анда катнашкан яшьләрнең һәрберсе үзенә рухи азык алып, күңелле тәэссоратлар белән таралды. Менә шулай күңелле итеп яши безнең яшьләребез. Киләчәктә дә аларга каршылыкларга бирешмичә, яңадан – яңа үрләр яуларга язсын.

Гөлназ Искәндәрова.