Культура

Авыллардан язалар

Сөю авыл сәхнәсеннән башлана

Әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби-бабайларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгән. Алар сәхнәләргә күчеп, кешеләрне тәрбияләүдә зур роль уйнаган. Ә әкият геройларын уйнаучы артистлар тамашачыларның рухиятен баету белән бергә, үзләренең дә дөньясын илаһи нурга күмеп, иҗат потенциалларын баетуга этәреш биргән.

Әнә шушы юнәлештәге эшне дәвам итү, барыннан элек, яшь талантлар ачу, сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләрнең иҗатын үстерү һәм аларга яңадан-яңа балаларны җәлеп итү максатында күптән түгел балалар театр коллективлары арасында “Бәхетле балачак иле” исеме астында район фестивале үтте. Аның чикләрендә Абдулла авыл клубында башлангыч мәктәп укучылары укытучы Ә.Әкраметдинова, мәдәният эшләре буенча белгеч Ф.Шириева оештыруында С.Маршакның “Кәҗә тәкәсе“ турындагы әкиятен сәхнәләштерде. Малайлар, кызлар үз рольләрен артистларча башкарды. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, начарлыкларга каршы тора белеп, аларны җиңәргә өйрәткән, халкыбызның тарихын, үткәнен, гореф-гадәтләрен сакларга, дәвам итәргә чакырган бу әсәрне балалар – Р.Закиров (кәҗә), И.Гарифуллин (бабай) Г.Зәйнетдинова (әби), А.Шириева (1 нче бүре), И.Мусина (2нче бүре), И.Габдрахимова (3 нче бүре) оста уйнап, тамашачылар күңеленә җиткерә алдылар.

Ләйсән Габдрахимова.

Абдулла авылы.