Культура

Чараларда

Балаларның якын дусты

Илдус Тимерхановның әсәрләрен балалар да, өлкәннәр дә яратып укый. Ул -“Мыҗык мич торбасы”, “Ут күз”, “Тал-тирәкләр куенында” кебек мавыктыргыч әкият китаплары авторы. Табигатьне саклауга багышланган елга-күлләр, болын-урманнар, балыклар, хайваннар, кошлар турындагы әдәби һәм публицистик материаллары республика һәм чит төбәк басмаларында дөнья күреп килә.

Автор - Дүртөйле районы муниципаль  район һәм шәһәр хакимиятенең Назар Нәҗми исемендәге премиясе  лауреаты.  Өстәвенә,  Петр Ершов исемендәге конкурста җиңү яулап, “Русиянең иң яхшы әкиятчесе” исеменә дә лаек була. Башкортстан кыргый җәнлекләрне саклау фонды аңа ике тапкыр “Урман рыцаре” дигән мактаулы исем бирә.

Күптән түгел район балалар китапханәсендә якташыбызның “Юлбарыслан” дип аталган китабының исем туе үтте. И.Тимерханов бу китабында бөҗәкләр, балыклар, кошлар, җәнлекләр дөньясындагы, нәни балалар тормышындагы, гомумән, тирә-яктагы маҗараларны мавыктыргыч итеп сурәтли.

Чарага килгән әдәбият сөюче балалар авторның иҗаты һәм тормышы белән таныштылар. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәпнең 4А сыйныф укучылары Илдус Хәмит улының “Ябешкәк” хикәясен, “Мактанчык малай” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр һәм шигырьләрен сәнгатьле итеп укып ишеттерделәр. Этәй урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары язучыга багышлап үзләре чыгарган такмакны җырладылар, халкыбызның электән үк яратып уйналган “Чума үрдәк, чума каз” уенын бергәләп уйнап, Илдус Тимерхановны балачагына алып кайттылар.  Шулай ук залда утыручылар язучы иҗаты буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып, җанлы әңгәмә кордылар.

Лира Гәрәева.