Культура

Район балалар сәнгать мәктәбенә нигез салынуның 45 еллыгы тантаналарында

Дүрт дистә елдан артык - сәнгатькә хезмәттә

Район балалар сәнгать мәктәбе ишекләре ачылуга 45 ел тулу уңаеннан оештырылган чара тантаналы шартларда билгеләнде. Шул уңайдан район мәдәният сараенда үткәрелгән тантанада катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Р.Галимов бәйрәм кунакларын тәбрикләп, үз чыгышында мәктәпнең киләчәге барлыгын, коллективның районда сәнгатьне үстерүгә лаеклы өлеш кертүен, талантлы артистлар, музыкантлар әзерләвен билгеләп үтте. Аңа район мәдәният  бүлеге начальнигы Г.Әлимбәковның котлаулары кушылып, ул мәктәптә балалар күңеленә юл тапкан, аларны дөрес юнәлештә үстерү өчен күп көч салучы абруйлы, тәҗрибәле педагоглар эшләвен ассызыклады һәм киләчәктә дә әлеге курсны дәвам итүдә уңышлы эшчәнлек теләде.

Тантанага сәнгать яратучылар, яшь музыкантларның, бию-челәрнең, рәссамнарның әти-әниләре, дуслары һәм ветераннар җыелды. Зал шыгрым тулы. Туган мәктәпләрен юбилее белән тәбрикләргә элекке укучылары, сәнгатьне тормыш юлы итеп сайлаган, хезмәтләрендә уңышларга ирешкән шәхесләр дә кайткан иде. Аларның чыгышлары күңелләрне аеруча дулкынландырды. Уфа сәнгать училищесының Уфа зонасы методик бүлеге мөдире А.Әхмәтҗановның ихлас теләкләре, Уфа дәүләт сәнгать академиясе преподавателе, доцент Ф.Шәрәфуллинның үзенең укучысы белән өздереп гармунда уйнавы тамашачыларның күңелен күтәрде. Уфа дәүләт сәнгать академиясе преподавателе, дизайн кафедрасы доценты, БРның дизайнерлар берлеге идарәсе рәисе, Уфа дәүләт нефть техник университетының нәшрият үзәге директоры, “Восточная печать” нәшрият директоры, сәнгать белеме фән кандидаты М.Әхмәдуллинның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Бу мәктәптә алган белеме аның барлык тормыш юлын билгеләгән. Ул укытучысы Ә.Бәдертдиновага  рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм киләчәктә дә яңа талантлар ачарга, аларны үстерергә кирәклеген билгеләде.

Концерт программасында “Кояшкай” балалар вокаль үрнәкле ансамбле (Л.Габдуллина), “Сипкелләр” хореографик төркем (Г.Хөснетдинова), Р.Абдуллин һәм И.Мөсәлләмов башкаруында  башкорт моңнарына поппури, “Чишмәкәй” вокаль ансамбле (Л.Таҗиева), “Илһам” өченче Халыкара конкурс-фестивале дип-ломанты А.Нәбиева (Ч.Хирәҗева), беренче ел мәктәпкә йөрүче Н.Мостафина (Л.Бәдертдинова), “Салават батыр” җырын  башкаручы яшь артистлар (Л.Габдуллина), Андреевка филиалыннан укучыларның украин халык җыры “Ехал казак за Дунай” (С.Шәрифуллин), ветеран-педагог Т.Хәсбиуллинаның чыгышларын залда утыручылар алкышларга күмде. “2012 – районда очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев елы” датасы да читтә калмады. А.Абдуллина башкаруында “Аккошлар тугрылыгы” җыры һәркемнең күңел кылларын тибрәтте. Р.Хаҗипова (“Ходит наша бабушка”) шигыре, “ЛокСТЭП” - бию, скрипачлар (Ф.Дәүләтова), балаларның халык уен кораллары   ансамбльләре (Л.Гыйльмуллина),  Казан кунагы, мәктәпнең элекке укучысы А.Хәйбрахманов, “Сипкелләр “ хореографик төркеменең “Тушури” грузин биюе (Г.Хөснетдинова) һ.б. чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады. Концертта катнашучы яше-карты, чын мәгънәсендә, сәнгатькә гашыйк икәнлеген тагын бер тапкыр дәлилләде. Бу көнне 1976-1994 елларда мәктәп директоры булып эшләгән, үзешчән композитор, 80гә якын җыр  авторы, баянчы, төрле фестивальләр дипломанты, республика конкурслары лауреаты, мәктәптә яңа бүлекчәләр ачып, һөнәри белемне үстерүгә лаеклы өлеш керткән Рәшит Шәйгардан улы Рәхимов (мәрхүм) җылы сүзләр белән искә алынды. Юбилей уңаеннан бу өлкәдә намуслы һәм тырыш хезмәт  салган преподавательләр хөрмәтләнеп, аларга төрле инстанцияләрнең Почет грамоталары тапшырылды.

Районыбызда талантлы шәхесләрне   үстерү өчен  барлык шартлар да тудырыла, эзмә-эзлекле эш алып барыла, традицияләр уңышлы  дәвам итә. 45 ел – азмы, күпме? Әмма бу вакыт эчендә катлаулы, авыр, шул ук вакытта нәтиҗәле юл үтелгән. Горурланырга, киләчәккә өмет белән карарга урын бар.

Алсу Ахунова.