Культура

Гүзәллек - мәңгелек

Югары Яркәйдәге М.Гәрәев музеенда үз иҗатлары белән райондашларыбыз арасында танылу алган якташларыбызның эшчәнлекләрен яктырткан күргәзмәләр ел әйләнәсенә даими рәвештә оештырыла. Үткән җомгада исә район балалар сәнгать мәктәбенә нигез салуга 45 ел тулу уңаеннан “Укытучы һәм укучы” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда әлеге учреждение укытучыларының һәм  аны тәмамлаучыларның эшләре урын алган иде.

Район балалар сәнгать мәктәбендә сәнгать бүлеге 1976 елда беренче укучыларын кабул итә. Бүгенге көндә биредә 64 бала шөгыльләнә. Педагоглар рәсем ясарга теләге булган сәләтле яшь талантларны вакытында күреп, белем биреп, зур сәнгать юлына чыгарга булышлык итә. Шушы учреждениедә шөгыльләнгән 70тән артык укучы рәссам, архитектура-дизайн белгечлеге буенча укып чыгып, бүген төрле уку йортларында, мәктәпләрдә балаларга белем бирә. Араларында педагогия һәм сәнгать белеме фәннәре кандидатлары да бар. Шулар арасыннан, беренче чыгарылыш төркем укучысы Марс Әхмәдуллинның да эшләре куелган иде. Ул - бүгенге көндә Заһир Исмәгыйлев ис. Уфа дәүләт сәнгать академиясенең дизайн кафедрасы доценты, преподавателе, БРның дизайнерлар берлеге идарәсе рәисе, “Восточная печать” нәшрияте директоры.

Күргәзмәдә автопортрет, натюрморт, пейзаж жанрларында ясалган картиналар урын алган иде. Шулай ук Әлфия Әхиярова, Хәвәдис Хафизов, Ләйсән Фазлыева, Гөлназ Гыйльмуллина, Гөлназ Муллаянова, Рөстәм Саттаровларның рәсемнәрендә туган якның кабатланмас гүзәллеге чагылдырылган. Күрәсең, Илешнең матур табигате рәссамнарга илһам бирә. Аларның туган якка дан җырлаучы иҗат эшләре соклангыч булулары белән беррәттән, гадилеге белән дә әсир итте.

Күргәзмә белән мәктәп укытучысы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Әхиярова таныштырды. Чарада муниципаль район хакимиятенең баш архитекторы Алмаз Хафизов, М.Гәрәев музее директоры Рәис Хәбибов, якташыбыз Марс Әхмәдуллин, мәктәп преподавателе Хәвәдис Хафизов, укучылар, райондашлар һ.б. катнашып, чыгыш ясадылар, яшь талантларга иҗади уңышлар теләделәр. Күргәзмәне оештыруда, һичшиксез, район сәнгать мәктәбе укытучылары Әлфия Сөләймән кызының, Хәвәдис Хәдит улының өлеше зур.

-Искиткеч эшләр һәм алар яхшы тәэсир калдырды. Картиналарны карап, туган төбәгемнең матурлыгы, оста талант ияләре белән горурлык хисе кичердем, - ди Югары Яркәйдә яшәүче мәгариф ветераны Римма Басыйрова.

Райондашлар, килгән кунаклар яратып, кызыксынып карады күргәзмәне. Әйе, иҗат кешесе өчен хезмәтенә зур бәя алу – бәхет ул.

Лира Гәрәева.