Культура

Мәдәният тормышы

Сәхнәдә - халык талантлары

Районда 2012 – “Имин балачак һәм гаилә кыйм-мәтләрен ныгыту елы”на багышланган “Илешем энҗе-ләре” дип исемләнгән фольклор  коллективларының смотр-конкурсы үтте. Ул халык йолаларын һәм гореф-га-дәтләрен пропагандалауны, үстерүне һәм саклауны, иң яхшы этнографик фольклор коллективларын ачыклауны һәм аларның башкару дәрәҗәсен күтәрүне, сәхнә мәдәниятен үстерүне, яшь буынны милли хореографик, музыкаль һәм тел-поэтик иҗат нигезләренә өйрәтүне максат итеп куйды.

Конкурс ике этапта оештырылды: беренчесе – агымдагы елның 24-30 ноябрендә урыннарда үткәрелеп, сайлап алу туры рәвешендә - иң яхшы фольклор коллективын  билгеләү булды. Барлыгы 27 коллектив чыгышы каралды. Икенче этапта җиңүчеләрнең чыгышы - йомгаклау концерты район мәдәният сараенда узды.

Иске Кыргыз авылы мәдә-ният йорты каршында эшләп килүче “Агыйдел таңнары” фольклор коллективы - “Алтын туй”, Исанбайдан “Ахирәтләр” – “Кич утыру”, Кадердән “Сердәш” – “Тула басу” , Бишкурайдан “Ак яулык” - ”Утыраек әле бүген кич”, Ишкардан “Энҗеләр” – “Орчык өмәсе”, Этәйдән “Атна кич“ –“Кәкүк чәе”, Базытамактан “Энҗе” коллективы “Карга боткасы” күренешен сәхнәләштерде.

Сәхнәдә халкыбызның  җырлары, биюләре башкарылды, гореф-гадәтләре-безне чагылдырган күре-нешләр тәкъдим ителде, табышмаклар, мөнәҗәтләр, әйтемнәр яңгырады. Фольк-лор коллективлары чыгыш-лары тамашачыларның көчле алкышларына күмелде, жюри тарафыннан югары бәяләнде. Бәйге нәтиҗәләре буенча “Энҗеләр” фольк-лор коллективы (Лаяшты авыл мәдәният йорты каршындагы) – беренче дәрәҗә, “Агыйдел таңнары” (Иске Кыргыз) – икенче, “Сердәш” (Кадер) өченче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Конкурста катнашучыларның барысына да район мәдәният бүлегенең “Уңышлы чыгыш ясаганы өчен” Дипломнары тапшырылды.

Кичә буыннар бәйләнешен булдыруга, авыл мәдәният йортларының, клубларының эшчәнлеген җанландыру-га, халык иҗатын үстерүгә этәргеч бирде. Төрле музыка кораллары кулланылуы да чараны баетып җибәрде. Мондый бай эчтәлекле, әһәмиятле һәм күркәм концерт кичәләре  киләчәктә дә ешрак оештырылсын иде.

Ильфира Фидаилова.