Культура

Район балалар сәнгать мәктәбенә-45 ел

Матурлык дөньясына әйдәп

1967 елда Югары Яр-кәйдәге беренче урта мәк-тәп базасында Илеш балалар сәнгать мәктәбенә нигез салына. Биредә фортепиано, баян бүлекчәләре   ачылып, аның беренче директоры итеп Ф.Сәйфуллин билгеләнә.  Штатта ике педагог – Ю.Максимов (баян классы) һәм Л.Еремина (фортепиано) була. Беренче уку елында 58 укучы кабул ителә. 1976 елда исә 27 укучыны җәлеп иткән - сәнгать, 1986 елда хореография бүлекчәләре эшли башлый.  1995 елда учреждение Илеш балалар сәнгать мәктәбе итеп үзгәртеп корыла.

Әйтергә кирәк, учреждение үз эшчәнлеген Русия Федерациясенең, Башкорт-стан Республикасының “Мә-гариф турында”гы  закон-нарга, балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе-нең типовой положениесе-нә, мәктәп Уставына һәм гамәлдәге башка законнарга, норматив актларга нигезләнеп алып бара. Аттестация нәтиҗәләре буенча мәктәпкә “Балаларга  өстәмә белем бирү буенча икенче категорияле сәнгать мәктәбе” статусы бирелде.  Безнең   төп максат– балаларга һәм яшүсмерләргә гомуми  музыкаль, хорео-график, сәнгать белеме би-рү, шулай ук сәләтле балаларны тиешле белем бирү учреждениеләренә укырга керергә әзерләү. Шәхес булып формалашу, һөнәри үзбилгеләнеш өчен балаларга һәм яшүсмерләргә тиешле шартлар булдыру һәм гомуми мәдәният формалаштыру, буш вакытларын файдалы итеп оештыру – бу да коллектив алдында торган бурычлардан. Алар уңышлы тормышка ашырылып, элекке чыгарылыш сыйныф  укучылары Л.Хөсниярова, Р.Мифтахова, Л.Фәтхелисламова, А.Тимофеева, Л.Габдуллина, А.Зәкиева, И.Хәйбрахманов,Р.Ногъманов, И.Фәсхиева, З.Шәрипова, Э.Шәмсиева, Л.Фазлыева, А.Фаязова, И.Камалетдинова, Е.Карипова, А.Габдуллина, И.Мөсәлләмов, Г.Гыйль-муллина, Г.Муллаянова туган мәктәбебезгә педагоглар булып эшкә кайтты.

Бүгенге көндә бездә 7 белгечлек буенча - 345: фортепиано бүлегендә-99, баянда-68, шул исәп-тән Аккүз филиалында -10, Андреевканыкында-11; скрипка буенча-11, тынлы инструментларда-11, хор бүлекчәсендә-12, хореографиядә-80, шул исәптән Аккүздә-8, Андреевкада-20, сынлы сәнгать бүлегендә 63 егет һәм кыз белем ала.

Коллективта 41 хезмәткәр бар, шуларның 36 сы педагог һәм 19ы - югары, 17се урта махсус белемгә ия,  берсе - рәсем укытучысы Ә.Бәдертдинова, шулай ук пенсонерыбыз Т.Хәсбиуллина “БРның атказанган мәдәният хезмәткәре”  исемен йөртә; 9 преподаватель - югары,14е - беренче категорияле. Өч преподаватель читтән торып югары уку йортында белем ала. Бүгенге көндә сәнгать мәктәбен тәмамлаган 31 укучыбыз республикабызда һәм чит өлкәләрдә урта махсус һәм югары уку йортларында белемнәрен дәвам итә.

Коллектив Халыкара, республика, зона, район конкурсларында, фести-вальләрендә, күргәз-мәләрендә актив катнаша. 2011 елда Уфа шәһәрен-дә Русиянең халык артис-ты, профессор Алексей Скавронскийның 80 еллык юбилеена багышланган пианистлар һәм фортепиано ансамбльләренең Халык-ара конкурсында педагог Р.Мифтахова - беренче, аның укучысы Э.Абдуллина икенче урынга лаек булды. Шулай ук Саранскийда үткәрелгән “Балалар күзләре белән су асты дөньясы” Халык-ара балалар фестивалендә, “Русия онытмый-Ватан данлый” республика конкурсында  сәнгать бүлекчәсе укытучылары һәм укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Преподавательләр  Г.Гыйльмуллина, Х.Хафи-зов (БР Мәгариф министр-лыгының Почет грамотасы һәм Рәхмәт хаты), укучылардан Р.Хәйретдинов, А.Ялалов, Д.Сатлыганов, Л.Галләмова,Л.Шәйхлис-ламова, Л.Монасыйпова Почет грамоталарына лаек булды. Агымдагы елның март аенда якташыбыз, композитор Д.Хәсәншинга 75 яшь тулуга багышланган фестиваль-конкурс үтеп, анда 60ка якын конкурсант актив катнашты. Композитор И.Гайднның тууының 280еллыгы уңаеннан оештырылган музыкаль-теоретик олимпиадада преподавательләрдән И.Камалетдинова, Л.Бә-дертдинова,И.Фәсхиева, Р.Шәйдуллинаның укучылары икенче урынны яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. Иң сөенечлесе, быел педагогларның халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе - Р.Абдуллин) “Халык” исемен алды. Ел саен укытучылар һәм укучылар коллективлары балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тирән эчтәлекле концертлар белән чыгыш ясый.

Өченче Халыкара “Ил-һам”   конкурс-фестивале дә уңыш китерде – анда преподавательләрдән Ч.Хирәҗева һәм Л.Габдуллина-ның укучылары А.Нәбиева, М.Шафыйкова  актив катнашып, өченче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. “Кояшкай” балалар вокаль ансамбленә “Үрнәкле балалар коллективы” (җитәкчесе - Л.Габдуллина, концерт-мейстерлары - Э.Шәмсиева, А.Габдуллина) исеме би-релүе дә коллективның бурычларын үтәү буенча нәти-җәле эшчәнлек алып баруы хакында сөйли.

45 ел дәвамында мәк-тәпне 1050 укучы уңышлы тәмамлап, таныклык алды. Алар арасында билгеле композиторлар, дирижерлар, музыкантлар, җырчылар, аккомпаниаторлар, музыка укытучылары, музыкантлар, архитекторлар, дизайнерлар, скульпторлар, рәссамнар бар. Ә коллектив исә РФ һәм БР Мәдәният, Мәгариф министр-лыкларының Почет грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек, төрле конкурслар, фестивальләр, олимпиадалар, күргәзмәләр лауреатлары һәм дипломантлары булган, югары һәм беренче категорияле преподавательләрне берләштерә.

 Агымдагы елда мәктәпкә (600 мең сумнан артык) капиталь ремонт эшләнде, музыкаль инструментлар,  мебель, сәхнә костюмнары сатып алынды. Мәктәпкә материаль яктан - ярдәм, бел-гечләргә һәм  сәләтле балаларга булышлык күрсәткән муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафинга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Хезмәттәшләремне, ве-тераннарны, район балалар сәнгать мәктәбендә укып чыккан барлык укучыларыбызны учреждениенең истәлекле датасы уңаеннан  ихлас котлыйм. Киләчәктә иҗади уңышлар,  тыныч күк йөзе телим.

Барлык сәнгать һәм иҗат яратучыларны 14 декабрь-дә 18.00 сәгатьтә ра-йон мәдәният сараенда үтәчәк юбилей кичәсендә көтәбез.

Ландыш Габдуллина,

район балалар сәнгать мәктәбе директоры.