Культура

Мәдәният тормышы

 БР Президенты гранты – Рәфиләдә

Барыбызга да билгеле булуынча, БР Президенты 2008 елда “БР мәдәният һәм сәнгать эшлекләренә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында” указ кабул иткән иде. Шуңа ярашлы, музыка, театр, хореография, архитектура, дизайн, рәсем сәнгате өлкәсендә, кино, музей, клуб, китапханә эшендә мәдәни кыйммәтләрне булдыру, саклау, арттыру, тарату, үзләштерү буенча иҗади проектларны реализацияләү максатында агымдагы елда БР Хөкүмәте 25 мәдәният, сәнгать эшлеклесен (100әр мең сум) һәм 5 иҗади коллективны (300әр мең сум) Президент грантлары белән бүләкләү хакында карар кабул итте.

Грант алу өчен оештырылган конкурска “Үзәкләш-терелгән китапханәләр сис-темасы” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе исеменнән Бишкурай авылы китаханәсе китапханәчесе Р.Галемханова “Тере истәлек – мәңгелек” дигән иҗади проектын тәкъдим итте. Ул якташыбыз, очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәевның тууына 90 ел тулуга багышланып, әлеге китапханә базасында “Йөрәгең белән батырлыкка кагыл” дигән баш астында яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча үзәк оештыру максатын куйды. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә үзәкләштерелгән район китапханәсе җитәкчелеге, Бишкурай авыл советы авыл биләмәсе хакимияте, Бишкурай урта мәктәбе һәм район мәгариф бүлеге, район үзәгендәге М.Гәрәев йорт-музее, кыскасы, киң җәмәгатьчелек ярдәме белән зур эш башкарылып, Рәфилә җиңү яулады һәм 100 мең сум грант алу бәхетенә иреште.

Бу – зур шатлык, - ди Рәфилә Җәвит кызы. – Мин моны ике дистә елдан артык хезмәтемнең нәтиҗәсе дип кабул иттем. Киләчәктә дә эшемне китапханә кешеләргә аң-белем таратучы, күңелләрне рухи кыйммәтләргә баетучы булырлык итеп оештырырга тырышачакмын. Җиңүем өчен, беренче чиратта, “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Фина Якуп кызы Зиннәтуллинага рәхмәтлемен.

Хәер, Р.Галемханованың бар эшчәнлеге шуңа юнәлтелгән дә. 1990 елдан – Уфа китапханә колледжын тәмамлаган дәвердән бирле эшли биредә. “Китапханә эше” белгечлегенә ия  Рәфилә үз һөнәре нечкәлекләрен яхшы белә, шуңа да район, республика дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда, акцияләрдә һ.б. чараларда актив катнаша. Бишкурай авылы китапханәсе базасында даими рәвештә күчмә семинарлар уздырылып, тәҗрибәсе таратыла. Өстәвенә, Рәфилә Җәвит кызы үзе 2008 елда “Иң яхшы район китапханәчесе” район конкурсы җиңүчесе булып, БРның төньяк районнарының республика зона конкурсында катнашу бәхетенә иреште.

Әйтергә кирәк, һәр чарасының югары дәрәҗәдә үтүе Рәфиләнең һөнәри осталыгын артыру өстендә туктаусыз эшләве, яхшы оештыручы булуы турында сөйли. Яше-карты, бала-чагасы – китапханәдә көтеп алынган кунак. Рәфилә аларны китаплар дөньясына җәлеп итү, аларга карата ярату тәрбияләү өчен төрле чараларны куллана. Шул рәвешле, Бишкурай урта мәктәбе коллективы белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Үзәкләштерелгән район китапханәсе адми-нистрациясеннән бирелгән Почет грамоталары – хезмәтенә лаеклы бәһа.

Рәфилә Җәвит кызы – бүген дә тынгысыз хезмәттә. Ул грант акчасына китап-ханәнең материаль-техник базасын ныгыту мәшәкате белән янып йөри. Грант алуы белән ихлас котлап, тырыш, хезмәттәшләре арасында ихтирамлы китапханәчегә алда яңа уңышлар, җиңүләр телибез.

Рәмзия Сабирҗанова.