Культура

Мәдәният тормышы

Илеш талантлары – сәхнәдә

Илеш – җырлы-моңлы як. Тө-бәкнең матурлыгы үзе генә дә - талантлар үсеп чыгу, аларның канатлары ныгу өчен уңдырышлы җирлек. Сезон ачылу уңаеннан район мәдәният сараенда оештырылган “Илешем – йөрәк тибешем” дип исемләнгән концертта да моңлылар һәм сәләтлеләр чыгыш ясады. Кичәнең режиссеры Әлфия Вәлиева булса, күркәм чараны Раил Батраев белән Альфира Вәлидова оста итеп алып барды.

Концерт программасында Р.Хәмидуллин, Ф.Мәхмүтҗанова һәм БРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Р.Мостафина, Р.Басыйрова, Ф.Яхин, З.Фәтхул-лина, И.Миңнекәев, “Йәншиш-мә” балалар вокаль ансамбле (җитәкчесе – З.Фәтхуллина), республика конкурслары лауреаты А.Гыйләҗетдинов, “Илһам” (“Вдохновение”) вокал дуэты (А.Тимофеева), район балалар сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры, төбәкара, рес-публика конкурслары лауреаты И.Шәрәфетдинов, Халыкара конкурслар лауреаты А.Абдуллина, “Мирас” фольклор музыка ансамбле, “Элегия” триосы (Р.Искужина) башкаруында җырлар яңгыраса, “Яшьлек” халык биюләре ансамбле (Н.Бәшаров), “Росинки” (Э.Миңнеголова), “Язгы тамчылар” (Р.Галимова), балалар иҗат үзәгеннән (ике – А.Кәрамова, Э.Вечтомова), “Лютики-ромашки” (Л.Шакирова), Югары Яркәй-дәге өченче балалар бакчасыннан (И.Латыйпова) хореографик бию төркемнәре  бию осталыгын күрсәтте. Шулай ук баянчылар триосы (Р.Абдуллин), Яңа Аюдан Сәгыйть Муллаәхмәтовларның гаилә ансамбле чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде.

Гомумән, балалар һәм өлкәннәр катнашлыгында уздырылган чара күңелле ял минутлары бүләк итте.

Ильфира Нигъмәтуллина.