Культура

Чараларда

Сәләтләре соклану уятты

Бу дөньяда яшәгәндә төрле сынаулар, каршылыклар һәм киртәләр үтәргә туры килә. Әлбәттә, һәркем үзендә авырлыкларга каршы торырлык көч табарга тырыша. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең яшәү рәвешен зур сынау белән тиңләр идем. Язмыш кешене шулай түземлеккә, чыдамлыкка сыный, күрәсең. Бүгенге көндә районда язмыш тарафыннан кыерсытылган 3692 кеше яшәп, аларның күбесе инвалидлар җәмгыятендә әгъза булып тора. Алар район, республика тормышында, төрле җәмәгать, спорт чараларында актив катнашырга тырыша.

Шушы көннәрдә “Бөтен-русия инвалидлар җәмгыяте” Башкортстан республикасы оешмасының район инвалидлар җәмгыяте, район мәдәният бүлеге, БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча идарәсенең Илеш районындагы хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә район мәдәният сараенда сәламәтлекләре чикләнгәннәр арасында “Иҗатка чикләр юк” дип исемләнгән сәнгатьле иҗат фестивален оештырды. Әлеге чараның максаты инвалидларны сәнгатькә якынайту, яңа талантлар ачык-лау, мәдәният һәм сәнгать чаралары аша сәламәтлекләре чикләнгәннәрне социаль ярак-лаштыру булды.

Фестиваль программасында рәсем һәм гамәли сәнгать (агачтан уеп ясау, тимергә чүкеп ясалган, сәйләннән эшләнгән әйберләр, әвәләү, оригами), бәйләнгән, тегелгән, чигелгән әйберләр, башкару, вокал, бию сәнгате номинацияләре каралып, җиңүчеләр билгеләнде. Чарада Илеш, Кушнаренко, Дүртөйле, Чакмагыш районнарының инвалидлар җәмгыятьләре әгъзалары катнашты.

Район мәдәният сарае фойесында оештырылган күргәзмәләрдә фантазия байлыгы кушылып ясалган, күңел җылысы, тырышлык салынган, күз явын алырлык эшләр тәкъдим ителде. Кабырчыктан ясалган тылсымлы утраудан башлап, сәйләннән иҗат ителгән агачларга, чигеп ясалган портрет-рәсемнәргә, сугылган паласка кадәр  карашны җәлеп итте. Биредә инвалидлар өчен чәй табыны да әзерләнгән иде.

Залда үткән концерт та тамашачылар күңелендә онытылмас хис-тойгылар уятты. Анда катнашучыларның чыгышлары көчле алкышларга күмелеп, алар сокланырлык җыр-моң мизгелләре бүләк итте.

Җыр, бию башкару, сәнгатьле шигырь уку осталыгына ия булучылар ачыкланып, җиңүчеләргә һәм призерларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Районыбызның Ишкар авылыннан Флизә Шәйдуллина, Аккүздән Галия Шәрипова  - беренче, Түбән Череккүлдән Рөстәм Әхмәдуллин, Югары Яркәйдән Фәвис Гарифуллин, Әдип Бәшәров – икенче, Югары Яркәйдән Феликс Өммәтов, Рсайдан Рим Нәбиуллин, Түбән Череккүлдән Фикус Сәетов өченче урынга лаек булды. Дүртөйле шәһәреннән Алена Севастьянова, Иске Баештагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты балалары – беренче, Альберт Әвсәхов, Фәвис Яхин, Рәвил Вахитов – икенче, Резида Гайфуллина - өченче урында. Чакмагыш районыннан Миңнегали Сакаев – беренче, Наил Газизов, Земфир Әхияров – икенче, Фәрәһия һәм Рим Мусиннар өченче урынны яулады.  Кушнаренко районыннан Рәвия Рамазанова – беренче, Валентина Князева – икенче, Мария Канбекова, Гөлчәчәк Гәрәева, Әлфия Сәетова - өченче урында. Кул эшләре буенча да җиңүчеләр билгеләнеп, Илештән Әлфия Ибраһимова, Иске Баештагы  өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты балалары– беренче, Чакмагыш районыннан Зилә Ишаева – икенче, Кушнаренкодан Ләйсән Ризванова өченче урынга ия булды.

Шулай ук чарада “Бөтен-русия инвалидлар җәмгыяте” Башкортстан Республикасы оешмасы рәисе урынбасары Вадим Шафыйков, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рубин Галимов, район ивалидлар җәмгыяте рәисе Фәвис Гарифуллин катнашып, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде. Фестивальне оештыручыларга - муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга, аның урынбасары Рубин Галимовка, яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе Раил Гомәровка, спонсорлык ярдәме күрсәтүче - Марат Миргариповка, Касыйм Бәхтизинга (шәхси эшкуарлар), Рәфакъ Вәлиевка (район мәдәният сарае директоры), Назыйм Хәертдиновка (район юл ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы) “Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте” Башкортстан Республикасы оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Гомумән, фестиваль сәла-мәтлекләре чикләнгәннәрнең үз сәләтләрен күрсәтергә мөм-кинлек кенә биреп калмады, ә яңа талантлар ачыкларга, аларга арытаба да сәнгать дөньясына  тартылырга  дәрт бирде, рух күтәренкелеге өстәде.

Ильфира Нигъмәтуллина.