Культура

Яшь талантлар турында

Күзләрендә аның очкын бар

“Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара”, дип белми әйтмәгән татар зыялылары. Менә инде ничә еллар  районыбызда үткән чараларда - сәхнә түрендә орчык кебек бөтерелгән Даниярны күреп, халык хәйран кала, чыгышы тәмамлануга аны көчле алкышларга күмә. Күмәрлек тә  шул. Аның балкышы да елдан ел ныграк яна, яңа уңышларга ирешеп, яңа үрләр яулый нәни биюче.

Гөлшат һәм Таһир Баһмановлар гаиләсендә беренче, көтеп алынган сабый ямьле җәйгә тагын да чагу төсләр өстәп, июль аенда дөньяга килә. “Әле дә хәтердә. Кечкенә чагында ук нинди генә гаилә бәйрә-ме булмасын, Данияр бәләкәй магнитофонын күтәреп, көй куеп, бии башлый иде. Шул дәвердә үк туганнар, дуслар алкышларын яулады ул”, - дип искә ала аның балачагын әти-әнисе. Югары Яркәйдәге 3нче “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнгән ва-кытта Рүзилә Хәсән кызы Шмелева кул астындагы  бию түгәрәгендә шөгыльләнә башлый Данияр. Тәүге ачышлары, чыгышлары биредә була аның. Илеш районының 75 еллык юбилеена багышланып, район балалар бакчалары арасында үткән “Илеш җиренең нәни батыры” бию конкурсында Гран-при яулавы Даниярга канат куя, илһамландырып җибәрә. Арытаба инде - җиңү артыннан җиңү. Уфа шәһәрендә үткән балалар коллективлары арасында халык биюләре буенча “Яңгыравык үкчә” III республика  конкурсында - I дәрәҗә Диплом, 3 яшь-тән 15 яшькә кадәр бала-лар һәм яшүсмерләр арасында башкорт биюләре башкаручыларының “Байык” телевизион конкурсында БР Президенты бүләгенә ия була һәм “Ел ачышы” номинациясендә Диплом белән бүләкләнә, “Чулпылар-2010” телевизион конкурсының ике турын да үтеп, өстәвенә, телевизор караучылар тавышын да җыеп, II урынга чыга. Мондый зур уңышларга ирешү сере, минемчә, аңа җанын-тәнен биреп, биюләр салган, бию вакытын-да мимиканың нинди булырга тиешлеген, буй-сынны ничек тотарга кирәклекнең серләрен ачкан Рүзилә Хәсән кызының тырыш-лыгындадыр да. Аңа бүген Баһмановлар гаиләсе һәм Данияр шәхсәнә үзе зур рәх-мәтле.

Арытаба аны бию серләренә Илшат Хәбибуллин, Айдар Габ-дикәев өйрәтә. Алар кул астында ул балалар халык иҗаты “Ручеек” район конкурс-фестивалендә соло бию жанры буенча -  I дәрәҗә Диплом, Уфа шәһәрендә үткән “Талант канатларында” Халыкара балалар һәм яшүсмерләр конкурс-фестивалендә  шулай ук I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнеп, Бөтенрусия проекты финал ярышларында катнашу хокукына ия була. Санкт-Петербург шәһәрендә үткән финал ярышында да сынатмый райондашыбыз - “Соло хо-реография – халык биюе” (5-9 яшь) номинациясендә җиңеп, I дәрәҗә Диплом, кубок белән бүләкләнә. Аның җитәкчесе Айдар Габдикәевның тырышлыгы да эзсез калмый, аңа “Иң яхшы преподаватель” но-минациясендә Диплом тап-шырыла.

Өйдә дә тыныч кына ятмый Данияр - көн дә үзе өстендә эшли. Хәтта каникуллар чорында да ял итми. Мәсәлән, агымдагы елда район “Орленок” сәламәтләндерү лагерен-да ял иткәндә дә һәр чарада актив катнаша.

Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең 3 А сыйныфы укучысы Д.Баһманов күптән түгел тагын зур җиңүгә иреште - Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган “Байык” телевизион бию конкурсында катнашып, I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Бала тәрбиясе, аның сәләтен ачу, әлбәттә, гаиләдән - әти-әнидән башлана. Баһмановлар гаиләсендә өч ул – Данияр, Мансур, Ислам тәрбияләнә. Таһир Флүр улы белән Гөлшат Фәнил кызы - уллары өчен өзелеп торучы ата-ана. Район үзәгендә матур, әкияттәге сихри сарайны хәтерләткән йорт тергезеп кергәннәр. Гаиләдә балалар дини тәрбия дә ала. Данияр 5 яшьтән “Тәүбә” мәчетен-дә ислам серләренә  тө-шенә башлаган. Сабый яттан матур итеп Корьән сүрәләрен суза. 2011 елда Уфа шәһәренең “Лалә-Тюльпан” мәчетендә узган сәнгатьле уку конкурсында призлы урын яулап, Русия ислам университеты, Русия мөселманнары дини идарәсе үзәгенең Почет грамотасы белән бүләкләнгән.

Әйе, Даниярның чыгышларын карасаң, үзең дә, ирексездән, тарих төпкелендә калган дәвергә әйләнеп кайтасың. Шаян биюләренә карап, ниндидер эчкерсез балалар көлүе белән елмаясың. Ул биюләре аша безгә үз милләтебезнең гүзәллеген, халкыбыз тарихын, тормышның ямен күрергә өйрәтә.
Киләчәктә дә нәни йолдызыбыз - Данияр Баһманов безне яңа уңышлары белән сөендерер, республика, Русия күләмендәге конкурс-фестивальләрдә лаеклы урын яулап, районыбыз данын тагын да күтәрер, дигән теләктә калабыз.

Әйе, күзләрендә очкын булган сабыйның киләчәге өметле. Яңадан-яңа үрләр сиңа, Данияр!

Луиза Гыйльметдинова.

 

 

Күңелдәген уртага салып

(Гәзит укучылар хатларыннан юллар)

Игелекләре изгелек булып кайтсын

Һәркемгә мәгълүм: ата-ана өчен баласы сау-сәламәт булып, аның күрсәткән уңышларыннан да шатлыклы вакыйга юк. Улыбыз Данияр да, бәләкәй булуына карамастан, актив тормыш алып бара. Ул кечкенә чагыннан ук биюгә әвәс булып, бүген инде республикада гына түгел, Русия күләмендә үткәрелгән конкурсларда да призлы урыннар яулый.

Гаиләбез исеменнән улыбызны зурлап, аңа Санкт-Петербург шәһәрендә үткән “Талант канатларында” Халыкара балалар һәм яшүсмерләр конкурс-фестиваленең Бөтенрусия проекты финал ярышында чыгыш ясарга барганда финанс ярдәм күрсәткәннәре өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы Мостафинга, аның урынбасары Рубин Галимовка, район мәдәният бүлеге начальнигы Галинур Әлимбәков-ка, бүлек хезмәткәрләре Рәфит Хәмидуллинга, Эльвира Миңнеголовага, Зәлфирә Әхмәтовага, Галия Хисмәтуллинага; “Башкортостан” ДТРК кана-лының “Аваз” тапшыруы тарафыннан оештырылган “Хыял” проектында улыбыз катнашлыгында төшерелгән программаны әзерләүдә спонсорлык ярдәм күрсәткәннәре өчен Дәнисә һәм Наил Кашаповларга; киләчәк буынга дөрес  дини тәрбия бирүдә зур эш башкарган “Тәүбә” мәчетеннән Ибраһим хәзрәткә, гомумән, улыбызның талантын ихтирам иткән барлык райондашларга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Барчасына да имин тормыш, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләп калабыз. Сабый күңелендә кабынган хыял очкынын тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемнең хезмәте – игелеге үзенә дә изгелек булып барып ирешсен иде.

Гөлшат һәм Таһир Баһмановлар. Югары Яркәй авылы.