Культура

Район китапханәсендә

Каләмгә тугры калам

Каләм ияләре арасында ашыкмый гына, тыйнак кына иҗат дөньясына килеп, үзенә генә хас юл табучылар бар. Шуларның берсе - Базытамак авылында яшәүче Рита Солтанова.


Подробнее...

Чараларда

Җырлы – моңлы туган якта - кунакта   

Иҗади көчләргә бай Илеш төбәге шигърияткә - Роберт Миңнуллин һәм Әхсән Баяновны, сәнгатькә җырчылардан Фәнүнә Сираҗетдинованы, Фәйрүзә Шәйдуллинаны, Дамира Сәетованы, композитор Мөдәрис Газетдиновны, күренекле гармунчылар Халит Фәтыйховны һәм Фирдүс Шәрәфетдиновны һ.б. бик күпләрне биргән. Алар арасында Ишкар мәктәбе  фатыйхасын алганнар да бар. Алар - Татарстанның халык шагыйре Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов (Әшмән), Башкортстанның халык артистлары Фәнүнә Хәниф кызы Сираҗетдинова (Ишкар), Фәйрүзә Динислам кызы Шәйдуллина (Лаяшты) һәм күренекле баянчы Халит Тимершәех улы Фәтыйхов (Кызыл Байрак) һәм барысы да бүген республиканың сәнгать күгендә балкыган йолдызлардан санала.


Подробнее...

Авыллардан язалар

Сөю авыл сәхнәсеннән башлана

Әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби-бабайларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгән. Алар сәхнәләргә күчеп, кешеләрне тәрбияләүдә зур роль уйнаган. Ә әкият геройларын уйнаучы артистлар тамашачыларның рухиятен баету белән бергә, үзләренең дә дөньясын илаһи нурга күмеп, иҗат потенциалларын баетуга этәреш биргән.


Подробнее...

Чараларда

Балаларның якын дусты

Илдус Тимерхановның әсәрләрен балалар да, өлкәннәр дә яратып укый. Ул -“Мыҗык мич торбасы”, “Ут күз”, “Тал-тирәкләр куенында” кебек мавыктыргыч әкият китаплары авторы. Табигатьне саклауга багышланган елга-күлләр, болын-урманнар, балыклар, хайваннар, кошлар турындагы әдәби һәм публицистик материаллары республика һәм чит төбәк басмаларында дөнья күреп килә.


Подробнее...

Җырлы-моңлы кичәгә чакырабыз!

“Якташлар” проекты чикләрендә 10 апрель көнне 14.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә якташыбыз, композитор, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәрис Морзахановның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Аңа якташыбыз талантына гашыйк кешеләрне, җыр-моң сөючеләрне чакырабыз. Рәхим итегез!


Страница 2 из 9