Культура

Мәдәният тормышы

 БР Президенты гранты – Рәфиләдә

Барыбызга да билгеле булуынча, БР Президенты 2008 елда “БР мәдәният һәм сәнгать эшлекләренә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында” указ кабул иткән иде. Шуңа ярашлы, музыка, театр, хореография, архитектура, дизайн, рәсем сәнгате өлкәсендә, кино, музей, клуб, китапханә эшендә мәдәни кыйммәтләрне булдыру, саклау, арттыру, тарату, үзләштерү буенча иҗади проектларны реализацияләү максатында агымдагы елда БР Хөкүмәте 25 мәдәният, сәнгать эшлеклесен (100әр мең сум) һәм 5 иҗади коллективны (300әр мең сум) Президент грантлары белән бүләкләү хакында карар кабул итте.


Подробнее...

Мәдәният тормышы

Илеш талантлары – сәхнәдә

Илеш – җырлы-моңлы як. Тө-бәкнең матурлыгы үзе генә дә - талантлар үсеп чыгу, аларның канатлары ныгу өчен уңдырышлы җирлек. Сезон ачылу уңаеннан район мәдәният сараенда оештырылган “Илешем – йөрәк тибешем” дип исемләнгән концертта да моңлылар һәм сәләтлеләр чыгыш ясады. Кичәнең режиссеры Әлфия Вәлиева булса, күркәм чараны Раил Батраев белән Альфира Вәлидова оста итеп алып барды.


Подробнее...

Футболда – беренчеләр

Югары Яркәйдәге үзәк стадионда футбол буенча якташыбыз, очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәевның тууының 90 еллыгына багышланган турнир үтте.


Подробнее...

Район халкы игътибарына!

Концертка рәхим итегез!

18 октябрьдә район мәдәният сараенда, агымдагы клуб сезонын ачу уңаеннан, зур концерт-тамаша үтә. Башлана - 19.00 сәгатьтә.

Рәхим итегез!


Чараларда

Сәләтләре соклану уятты

Бу дөньяда яшәгәндә төрле сынаулар, каршылыклар һәм киртәләр үтәргә туры килә. Әлбәттә, һәркем үзендә авырлыкларга каршы торырлык көч табарга тырыша. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең яшәү рәвешен зур сынау белән тиңләр идем. Язмыш кешене шулай түземлеккә, чыдамлыкка сыный, күрәсең. Бүгенге көндә районда язмыш тарафыннан кыерсытылган 3692 кеше яшәп, аларның күбесе инвалидлар җәмгыятендә әгъза булып тора. Алар район, республика тормышында, төрле җәмәгать, спорт чараларында актив катнашырга тырыша.

Шушы көннәрдә “Бөтен-русия инвалидлар җәмгыяте” Башкортстан республикасы оешмасының район инвалидлар җәмгыяте, район мәдәният бүлеге, БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча идарәсенең Илеш районындагы хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә район мәдәният сараенда сәламәтлекләре чикләнгәннәр арасында “Иҗатка чикләр юк” дип исемләнгән сәнгатьле иҗат фестивален оештырды. Әлеге чараның максаты инвалидларны сәнгатькә якынайту, яңа талантлар ачык-лау, мәдәният һәм сәнгать чаралары аша сәламәтлекләре чикләнгәннәрне социаль ярак-лаштыру булды.


Подробнее...

Страница 4 из 9