Культура

Котлыйбыз

Барыбызга да яхшы таныш һәм яратып өлгергән БСТ телеканалының “Байык” телевизион  конкурсы финалистлары катнашлыгында Уфа шәһәренең “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда юбилей концерты үтте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән биючеләр осталыкларын, талантларын күрсәтеп, бәйгедә үз көчләрен сынап карады. Безнең районнан “Яшьлек” халык биюләре ансамбле  “Өч түмәр” дип исемләнгән шаян биюе белән уңышлы чыгыш ясады.  Ләлә Шакирова, Эльвира Миңнеголова, Элена  Гыйльмуллина, Диләрә Митрофанова катнашлыгындагы бию җюри тарафыннан югары бәһаланып, “Байык” V  республика телевизион конкурсында III дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды.

Район балалар сәнгать мәктәбенә нигез салынуның 45 еллыгы тантаналарында

Дүрт дистә елдан артык - сәнгатькә хезмәттә

Район балалар сәнгать мәктәбе ишекләре ачылуга 45 ел тулу уңаеннан оештырылган чара тантаналы шартларда билгеләнде. Шул уңайдан район мәдәният сараенда үткәрелгән тантанада катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Р.Галимов бәйрәм кунакларын тәбрикләп, үз чыгышында мәктәпнең киләчәге барлыгын, коллективның районда сәнгатьне үстерүгә лаеклы өлеш кертүен, талантлы артистлар, музыкантлар әзерләвен билгеләп үтте. Аңа район мәдәният  бүлеге начальнигы Г.Әлимбәковның котлаулары кушылып, ул мәктәптә балалар күңеленә юл тапкан, аларны дөрес юнәлештә үстерү өчен күп көч салучы абруйлы, тәҗрибәле педагоглар эшләвен ассызыклады һәм киләчәктә дә әлеге курсны дәвам итүдә уңышлы эшчәнлек теләде.


Подробнее...

Гүзәллек - мәңгелек

Югары Яркәйдәге М.Гәрәев музеенда үз иҗатлары белән райондашларыбыз арасында танылу алган якташларыбызның эшчәнлекләрен яктырткан күргәзмәләр ел әйләнәсенә даими рәвештә оештырыла. Үткән җомгада исә район балалар сәнгать мәктәбенә нигез салуга 45 ел тулу уңаеннан “Укытучы һәм укучы” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда әлеге учреждение укытучыларының һәм  аны тәмамлаучыларның эшләре урын алган иде.


Подробнее...

Мәдәният тормышы

Сәхнәдә - халык талантлары

Районда 2012 – “Имин балачак һәм гаилә кыйм-мәтләрен ныгыту елы”на багышланган “Илешем энҗе-ләре” дип исемләнгән фольклор  коллективларының смотр-конкурсы үтте. Ул халык йолаларын һәм гореф-га-дәтләрен пропагандалауны, үстерүне һәм саклауны, иң яхшы этнографик фольклор коллективларын ачыклауны һәм аларның башкару дәрәҗәсен күтәрүне, сәхнә мәдәниятен үстерүне, яшь буынны милли хореографик, музыкаль һәм тел-поэтик иҗат нигезләренә өйрәтүне максат итеп куйды.


Подробнее...

Район балалар сәнгать мәктәбенә-45 ел

Матурлык дөньясына әйдәп

1967 елда Югары Яр-кәйдәге беренче урта мәк-тәп базасында Илеш балалар сәнгать мәктәбенә нигез салына. Биредә фортепиано, баян бүлекчәләре   ачылып, аның беренче директоры итеп Ф.Сәйфуллин билгеләнә.  Штатта ике педагог – Ю.Максимов (баян классы) һәм Л.Еремина (фортепиано) була. Беренче уку елында 58 укучы кабул ителә. 1976 елда исә 27 укучыны җәлеп иткән - сәнгать, 1986 елда хореография бүлекчәләре эшли башлый.  1995 елда учреждение Илеш балалар сәнгать мәктәбе итеп үзгәртеп корыла.


Подробнее...

Страница 3 из 9